12+
Женское счастье

Бесплатный фрагмент - Женское счастье

Объем: 52 бумажных стр.

Формат: epub, fb2, pdfRead, mobi

Подробнее

Кереш сүз

Кадерле укучым!

Синең ихтибарыңа «Хатын — кыз бәхете» дигән китап тәкъдим итәм. Бәхетне һәркем үзенчә аңлый. Кемгәдер байлык, кемгәдер бөеклек, кемгәдер зур мәхәббәт кирәк. Ә кемдер, мин сәламәт, шуңа бәхетлемен дип, көндәлек вак кына нәрсәләргә дә куанып яши. Хатын — кызларыбыз бәхетле булсыннар. Аларның йөзеннән нур сибелсә, дөнья да матур, шатлыклы, уңышлы булыр. Ә иң мөһиме, дөньялар тыныч булсын!

Иң яхшы теләкләр белән Гүзәл Идрисова.

Хатын — кызга мәдхия

Хатын — кыз — серле җан,

Ул — гаҗәеп бер чәчкә.

Тормышыбызны ямьли,

Дөньяга килмәгән тиккә.


Хатын — кыз — җир күчәре,

Алар булмаса, мөгаен,

Шар әйләнүдән туктар,

Я, киметер тизлеген.


Хатын — кыз ул кояш,

Ансыз яшәп булмыйдыр,

Томанлы көзге көннәр

Бетмәс төсле тоеладыр.


Хатын — кыз ялкынлы учак,

Карыйсы килә озак,

Эче тулы серле моң,

Ага елга сымак.


Хатын — кыз ул биек тау,

Яулап алырга кирәк.

Көчле затның идеалы,

Гаиләдә ул зур терәк.


Хатын — кыз — ел мизгеле,

Һәрберсендә бар үзенчәлек,

Ир — атлар бәхетле,

Сайларга бар мөмкинлек.


Хатын — кыз ул саф һава,

Сулап туймаслык,

Табигать уйлап тапкан

Соклангыч бер матурлык.


Хатын — кыз җиһан, аны

Аңлап бетеп булмый,

Энҗесе төптә ята,

Эзләмәсәң, табылмый.


Көчсез булса да көчле,

Түземле һәм чыдам ул,

Хатын — кыз бәллүр ваза,

Чү, ватылмасын, сак бул!


О, гүзәл зат — син мәхәббәт,

Син — наз, ләззәт.

Эх, күңел җырлый,

Булганың өчен рәхмәт!

Көчле хатын — кыз

Хатын — кызны көчсез диләр,

Ничегрәк тә көчле әле!

Ул күтәргән авырлыкны

Ир күтәрмәс, бетәр хәле.


Читтән караганда гына

Көчсез кебек тоела,

Кирәк чакта, кинәт

Икенче сулышы ачыла.


Бөек Ватан сугышында

Дөнья калды хатыннарга.

Ирләр җиңү яулады,

Корычтай тыл булганга.


Теләкләре зур булды

Җиңү көнен якынайтырга.

Кара җирне сөрделәр,

Үзләре җигелеп сабанга.


Мең дүрт йөз унсигез

Ач, ялангач, кара көн.

Ак кәгазьга язып кына

Аңлатып булмас хәлен.


Туксанынчы елларда

Ирләр каушап калды.

Тик хатыннар бирешмичә,

Дөнья йөген алга тартты.


Таш тутыргандай авыр

Сумка асып иңенә,

Чит илдән товар ташыды,

Һөҗүм итсәләр дә үзенә.


Эш тә юк, акча да,

Кирәк ашатырга гаиләне.

Тырышты, түзде,

Ныграк кысып тешләрне.


Хәзер тормыш җайланды,

Көннән көн матурлана.

Кадерлик хатыннарны,

Яшәтик саклап кына.

Хатын — кыз бәхете

Хатын — кыз бәхетле

Мәхәббәттә яшәсә,

Яратса, яратылса,

Кадер — хөрмәт күрсә.


Хатын — кыз бәхетле

Гаиләсе тулы булса,

Якыннары таза булып,

Елмаеп, көлеп торса.


Хатын кыз бәхетле

Үзенең кирәклеген тойса,

Йөкне берүзе тартмаса,

Күңеле тыныч булса.


Аңа син бәхетлеме

Дигән сорау бирмәгез,

Бәхет тынлык ярата,

Чү, күз тидермәгез.

Астра

Күршемнең бакчасында

Үсә матур астралар,

Гөлләрен ул ярата,

Ә алар шуны аңлыйлар.


Иртән сулар сипкәндә,

Акрын гына җырлый,

Гөлләре шым гына

Сокланып, аны тыңлый.


Оялчан астралар

Тыйнак утыралар,

Кызыл, зәңгәр, шәмәхә,

Ак, алсу, сарылар.


Җәй буе астралар

Дөньябызны ямьләде,

Шул килеш, үзгәрми,

Көз җитте ич инде.


Көчле хатын — кыздай,

Астра түземле, чыдам.

Кар яуса да, һаман

Елмая кар астыннан.

Хатын — кыз дөньясы

Еш борчыла, хафалана,

Хатын — кызның күңеле нечкә.

Башка кеше хәсрәтен

Үз йөрәге аша үткәрә.


Хисләргә бирелүчән,

Көлә, яисә моңсулана.

Аяз көнне күк күкрәгәндәй,

Кәефе тиз алмашына.


Матурлыкны күрә белә,

Гашыйк гөлгә, күбәләккә.

Сокланып, карап тора

Ак болытлы зәңгәр күккә.


Сериал карый башласа,

Шунда кереп югала.

Үз тормышын онытып,

Фильмда яшәп ала.


Зур мәхәббәт турында

Китап укырга ярата.

Яратасы, яратыласы килә,

Бу — аның хыялы, хәтта.


Назлы сүз дәшсәң,

Баладай шатлана.

Канатланып, очып китә

Күкнең җиденче катына.

Акыллы хатын

Һәр уңышлы ир артында

Аның хатыны тора.

Күәт бирүче булгач,

Ир барысын да булдыра.


Дөньясы алга тәгәри,

Хатыны — зур этәргеч.

Акыллы киңәшен бирә,

Хатын — ул илһам һәм көч.


Солдаттан генералны

Нәкъ хатын ясый.

Авырлыкны бергә кичерә,

Чыдый, түзә, зарланмый.


Халык сүзе хак,

Һәрчак әйтә турысын.

Ирне ир иткән дә хатын,

Хур иткән дә хатын.


Ничек чын ир булырга,

Серен мөмкин әйтергә.

Хатынны чын күңелдән

Кирәк ярата белергә.


Хатынын бәхетле итү

Ирнең зур максаты,

Хыялы матур бит,

Шуңа тормышы якты.

Королева

Бүген исемә төште,

Мин королева бит,

Тиз туктаттым эшне,

Әйдә, кадерлем, ял ит!


Бал белән бананнан

Биткә маска ясадым,

Кыярны түгәрәкләп кисеп,

Ике күземә куйдым.


Шавасана позасында

Диванга сузылып яттым.

Ниһаять, релакс башланды,

Мин тәмам тынычландым.


Матур уйлар уйлап,

Җиләкле акланда ятам.

Җилдән бал исе килә,

Әй рәхәт, ләззәт алам.


Үземдә җиңеллек тоям,

Әллә очтым инде?

Ярый, җитеп торыр,

Хәл җыйдым инде.


Күзләрне ачам, битне юам,

Көзгегә караш салам,

Кем ул анда елмая,

Бәй, бу бит мин — королева,

Күрмим, затлы корона кая?

8 март — әни бәйрәме

Минем әни иң матуры,

Бүген сурәтен төшердем.

Иреннәрен буядым кызылга,

Колагына алка элдем.


Зәңгәргә буядым чәчен,

Кара кашлар сыздым.

Озын керфекле күзләрен

Яшел төскә буядым.


Озак тырыштым,

Ура, бүләк әзер,

Әниемне котларга

Йөгерәм хәзер.


Кочаклап яраткач, әни

Матур сүзләрен әйтте:

«Рәхмәт инде, бәләкәчем,

Әлдә син бар әле!».

Бәхет нинди төстә?

Бәхет нинди төстә,

Әлбәттә, кара түгел.

Ул якты кояштай,

Балкып тора гел.


Бик матур төсләр

Бар киң җиһанда,

Алар — барсы шатлык,

Бәхет алар барсы да.


Һәркем яши үз

Бәхетен үзенчә аңлап.

Димәк, теләгән төсне

Алырга мөмкин сайлап.


Кар, яңгыр сыман

Бәхет явып торсын,

Бу дөньяда һәркемнең

Бәхете тулы булсын.

Бер күрүдә ярату

Әй, рәхәт яши идем,

Үз планнарым белән генә,

Гомернең кадерен белеп,

Ул бит миндә берәү генә.


Ник бардым ул дискотекага,

Өйдә калсам да була иде.

Яшьлегем гаепле барсына,

Ул ич миңа әйдә диде.


Үземә үзем хуҗа,

Ни телим, шуны эшлим.

Үземнең нәни дөньямда

Тыныч кына яшим.


Ник бардым ул дискотекага,

Өйдә калсам да була иде.

Яшьлегем гаепле барсына,

Ул ич миңа әйдә диде.


«Синий, синий иней»

Искиткеч матур көйгә

Зәңгәр күлмәкле бер кызны

Чакырдым бергә биергә.


Шушы кич үзгәртте,

Мин хәзер бүтән.

Гашыйк булсаң, үзең генә

Яши алмыйсың икән.

Әни бәйләгән бияләй

Инде караңгы төшкән,

Әнинең эше бетми.

Эш артыннан эш,

Һич азагы күренми.


Әни бияләй бәйли,

Ул бик уңган.

Бармаклары йөгерә

Ике энә артыннан.


Карашы җитди,

Үзе уйга чумган.

Ике каш арасында

Җыерчык хасил булган.


Эх, беләсе иде,

Ниләр уйлый икән?

Бияләй зурайган саен

Йомгак кечерәя икән.


Юрган астында җылы,

Арып, йоклап киттем.

Иртән уянсам, мендәрдә

Ике бияләй күрдем!


Ап -ак йомшак бияләйне

Битемә куеп, елмаям.

Минем өчен тырышкан әни,

Аның җылысын тоям.

Әнием әкиәтләре

Кичен йокларга ятканда

Әкиәт тыңлауы рәхәт.

Аны ич әнием сөйли,

Менә кайда ләззәт.


Башым йомшак мендәрдә,

Юрган астында җылы.

Әни битемнән сыйпый,

Тавышы шундый ягымлы.


Әкиәт дөньясы кызык,

Мине бер дә туйдырмый.

Төне буе тыңлар идем,

Йокламыйча ярамый.


Эх, иркәләнеп, назланып,

Яшәве нинди рәхәт!

Бесплатный фрагмент закончился.

Купите книгу, чтобы продолжить чтение.