12+
Еллар авазы

Бесплатный фрагмент - Еллар авазы

Стихи. 12 том. Шигырьләр

Объем: 132 бумажных стр.

Формат: epub, fb2, pdfRead, mobi

Подробнее

Яңа тәртип

Яңа тәртип урнаштырмак булу,

Сугышларга этә илләрне.

Атышырга түгел, яшәр өчен,

Оныттырып җиргә килгәнне.

Үз илеңне үз җиреңне саклау,

Каһарманлык кылу урыны.

Эзләү дошман бөтен тирә яктан

Тынычлыкны саклау юлымы.

О-сабыйлар булып кимсенүне,

Җиңә алу кирәк үзеңдә.

Ура кычкырулар файдалымы,

Курыкулар булса күзеңдә.

Төтен исе айныта алмый кебек,

Озак сулаулардан исереп.

Кеше җанын санга сукмаганны,

Була аламы соң, кичереп.

Тимер өемнәре яу кырында,

Калай табутлары тезелә.

Туктагыз дип әйтүчеләр кая…

Ә гомерләр, күпме өзелә.

Ямаулык

Юклык вакыт өйрәткәндер,

Ямаулыклар коткарган.

Җитмәгәнгә, булмаганга,

Тишек пошык капланган.

Тансык микән, ямаулыктай,

Җырлаганда биюләр.

Яңа килеш ертып кисеп,

Тишек чалбар киюләр.

Чаналарда, асфальт юлда,

Кыш бабайлар бер көтү.

Мисс тройка ярышлары,

Парадлар ясап үтү.

Сабантуй атлары әллә,

Әллә җиңү бәйрәме.

Тамашачы берән сәрән,

Артистларга хәйләме.

Әллә озату кичәсе,

Әллә сугыш туктаган.

Уянганмы, саташудан,

Ике, өч көн йоклаган.

Туган көнме, яңа ел мы,

Анысын, берәү белми.

Ике атнадан, искечәсе,

Кызыктан беркем көлми.

Яшәүнең конфеты — бәйрәм,

Суырырлык, яларлык.

Ямь тапмаганга тормышта,

Бәйрәм әллә, ямаулык.

Якында

Тукталдыкта алга барулардан,

Торабыз без юллар чатында.

Язмыш юлы кайсы якка китәр,

Күренми дә, ләкин якын да.

Ялгышырмы кәвем хәкимнәре,

«Сусаниннар» кебек юл ярып.

Адаштырып, ышануны таптап,

Күңелләргә мәңге моң салып.

Җир канунын бозып яшәгәндә,

Табу кыен, дөрес юлларны.

Хаклык белән сатлык янәшәдә,

Аңлау кыен, өстен булганны.

Сүзләр белән гамәл тәңгәл түгел,

Алдый алу — акыл шикелле.

Шуңа ахыры шәрәб сала сала,

Бәхет кәсәләре кителде.

Байлык сүзе асыл югалтамы,

Күрмәгәннең килә күрәсе.

Булганнарын таулар итеп өйсә,

Күккә тияр кебек түбәсе.

Акылсызга нигә кирәк байлык,

Нигә икәнлеген белмәсә.

Гомер булып, кабатлана торган,

Икенче кат җиргә килмәсә.

Аптырашып басып торабыз без,

Җыелышып юллар чатында.

Ахырымы әллә башы гына,

Көтә кебек безне, якын да.

Язмыш сукмакмы

Олы юлның башы гынамы ул,

Дәвамы ул барган юлларның.

Сукмаклар ул юллар бизәгеме,

Язмышларга язган булганның.

Сукмаклар ул тукталышлар кебек

Тирә якны күреп калырга.

Ихтибарлы булып гомерләрдә,

Сиңа язылганны табырга.

Күрү өчен сиңа язганнарны,

Аңлау кирәк кая барганны.

Истә тотып үткән буыннарны,

Синең өчен юллар салганны.

Юл буенда күпме чәчелгәннәр,

Асылташлар — дөнья байлыгы.

Ташлар арасында тоткарлану,

Шатлыкмы ул әллә кайгымы.

Юлчы өчен юлда калу кирәк,

Гомер дигән ара үтәргә.

Кирәк микән иминлектән башка,

Юллар озынлыгын көтәргә.

Язмыш сукмак, юллар, туктаулары

Узар өчен алдан сызылган.

Асылы бит озынлыгы түгел,

Ә ул ничек, итеп узылган.

Язлар хисе дәшә

Язлар килә дуслар, язлар килә,

Ашыкмый да, бердә соңармый.

Дөнья матурлыгы кабатлана,

Яздан башка тормыш булалмый.

Үз тәртибе — көчле ташу белән,

Шомландырып кайчак күңелне.

Ничә тапкыр кабатлансалар да,

Язлар күрү бәхет түгелме.

Яз кояшы елмаюы аша,

Кемдә генә хисләр уянмый.

Тышка чыга, язгы ташулардай,

Бер кем аңа чикләр куя алмый.

Язны аңлап бетерүе кыен,

Ниләр сиңа алып киләсен.

Өлешеңә тигәннәрең диеп,

Бүләк нинди сиңа бирәсен.

Язлар алар дүрттән бере генә,

Тормыш юлларында үткәннең.

Балачагы искә төшә кабат,

Яз вакытын сагынып көткәннең.

Язгы җилләр

Нигә шулай язларында,

Ачы җилләр исәләр.

Бүген шулай кабатлана,

Шулай үтте кичәләр.

Салкын кебек язгы җил дә,

Җылылар көткәнгәме.

Язның җылысын тоюлар,

Узып та киткәнгәме.

Җылы кояш, салкын җиле,

Исә дә өшеттерә.

Әллә нинди вакытларны,

Исләргә төшерттерә.

Кыш та түгел, көз дә түгел,

Әллә үткән вакытлар.

Җылы җилләр килә алмый,

Үтеп киткән вакыттан.

Суынуы үткәннәрнең,

Җилләр булып исәме.

Суык булып тоеламы,

Җылы җилләр кичәге.

Суык кебек яз җилләрен,

Язлар җылытыр әле.

Җәйләр җитеп бу халәтне,

Күңел онытыр әле.

Яз ташуы булып

Их, дөньяның матур вакытлары,

Ташулары белән язлары.

Гомер үтүләргә зарланмаек,

Булмый калмас безгә язганы.

Бүләкләре — әгәр лаек булсак,

Сынаулары, булып имтихан.

Белгәннәрен кыла алу кирәк,

Аңлап бетермәслек, ул җиһан.

Мәкәлләр күп, диннән еракларга,

Гәрәпчә дип, читкә эткәндә.

Соңгы уйлар нинди булыр микән,

Саубуллашмый җирдән киткәндә.

Үкенүме, әллә уйланумы,

Догаларның аңлап асылын.

Бала-оныкларга карап бәлки,

Аңлый алып күңел басылыр.

Уразалар, намазларың бәлки,

Җиңеллеккә булыр сәбәпләр.

Нинди мизгелендә, кемнәр белә,

Текелтәүдән туктар сәгатләр.

Язлар килеп барсын оныттыра,

Яңа тормыш гүя башлана.

Узган гомер, яз ташуы булып,

Ярдар — ярга, никтер ташлана.

Яз җиле

Язлар җитсә җылы җилләр көтәм

Кызыктыра кояш нурлары.

Онытылып, урамдагы язның,

Кышларыннан җылы булганы.

Җылы үтми кебек күңелләргә,

Салкын кебек искән җилләре.

Шатлануны, бары өсти генә,

Сагындырып язлар килгәне.

Яфырак яра, яңа бөреләрдән,

Яллар итеп агач, кышларын.

Каршы ала, туган якка кайткан,

Җылы якка очкан кошларын.

Уянуы гына әле тәбигатнең,

Булыр әле, эссе көннәр дә.

Тансык кебек үткән кыш буена,

Булмаганга җылы күргәнгә.

Кыш суыгы әллә сакланганга,

Җир җылына, туфырак өлгерә.

Ашыкмаган кебек җылынырга,

Яз башлары булган көн генә.

Салмак сүзе туры килә кебек,

Вакыт адымына җиһанда.

Суык кебек язын тәүге җилләр,

Бар язларны бергә җыйсаң да.

Яз бүләге

Яшьлек белән бергә вакытларда,

Мәхәббәткә җырлар җырлаганда.

Язларыңда кошлар сайраганын,

Синең өчен диеп тыңлаганда.

Малай булып, зурны уйлаганда,

Хыялларың туа башлаганда.

Хуҗа буласылар килә башлау,

Әле төзелмәгән таш калаңда.

Кинәт кенә хисләр кайнаганда,

Ачу булса, алар басылганда.

Аңламыйча ерак еракларга,

Сихери көчләр сине чакырганда.

Тойгы көче, аның булган тәме,

Бересе дә әле татылмаган.

Кулга тотып бер кат каралмаган,

Табылмаган, әле сатылмаган.

Сукыр чакта, күзле итә торган,

Акыллыны, hуштан яздырган.

Җавап булып, тәүге хыялларга,

Ул мәхәббәт килгән яз булган.

Мәңгелеккә килгән яшьлек кебек,

Әллә яшәгәнгә, хисләнеп.

Онытылмас олы бүләк хәзер,

Гомерлеккә, булып истәлек.

Юллар ачык

Юллар ачык, сәфәр теләгәнгә,

Савап, гөнаһларны эшләргә.

Байлык инде туйдыра да кебек,

Элек кермәгән дә, төшләргә.

Юллар ачык «танылулар» өчен,

Юньле, юньсез кылып гамәлләр.

Кешегә бит һаман нидер җитми,

Тар тоела башлый галәмнәр.

Юллар ачык, адашулар өчен,

Саташуга — төннәр җитәрлек.

Тиз арада әдәм балаларын,

Кире баштан маймыл итәрлек.

Юллар ачык, иртәгәләр өчен,

Кайсы якларга соң китәсе.

Барыбер дип, әллә «бирелергә» —

Үз үзеңне сатлык итәсе.

Шул буладыр инде кыйбласызлык

Юллар ачык, барыр урын юк.

Машиналар тезелешеп тора,

Хәлакәтсез дигән юлың юк.

Юллар ачык, сыналулар өчен,

Аерырга хаклык, ялганны.

Без сайлагач бары аңларбызмы,

Кая таба китеп барганны.

Юл чатыдай

Кабатланып кайчак берүк фикер,

Тәме бетә, озак чәйнәлеп.

Асылы да юылгандай кебек,

Гади, буш сүзләргә әйләнеп.

Күпме кеше Аллаһ диеп сөйли,

Дога сүзен көндә кабатлый.

Тыелганнар һаман кабатлана,

Намазларын күпләр яңартмый.

Гайбәт сүзе күптән ямсезләнде,

Ләкин, кемнәр аны ташлады.

Тәүбә итеп кемнәр, үткәненә,

Кушканнарны, эшли башлады.

Матурланды сүзләр, дөресләнде,

Бар кешеләр «туры» юлларда.

Иманлылар күбәйгән дә кебек,

Түбәтәйләр башта булганда.

Дүрт ягыңны кыйбла итеп булмый

Иман юлы — бары бер Аллаһ.

Туры юллар ачык була торып,

Урау юлдан акыллы бармас.

Күпме буын адашуда булган,

Иман юлын күпләр югалткан.

Ышанычын саклый алганнарга,

Аллаһ барыбер, белеп юл ачкан.

Юкка аруларың

Язмышыңның капитаны булып,

Тормыш диңгезләрен еруларың.

Белә алмый алда ни көткәнен,

Юлларыңда гомер узуларын.

Күпмеләре берни күрмәгәндәй,

Сыек томан аша баруларың.

Калеб кенә бер бичара кебек,

Зәгыйфь иман белән калуларын.

Тау кадәрле булыр бергә җыйсаң

Кырганнары белән кылганнарын.

Ни кадәрле, вакыт исраф итеп,

Бер кем өчен кирәк булмаганын.

Тормыш җыры диеп — мәтәм көен,

Ничә тапкыр кушылып җырлаганың.

Аңламый да, күрмичә дә калып,

Үз бәхетең сиңа булмаганын.

Кыйблаңны табып язмышыңда,

Җирдәгесе үзең кылганнар ул.

Азмы, күпме бәхет диярлеге,

Синең өчен алар булганнар ул.

Югалып барумы

Алга бара тормыш, кая барсын,

Кояш чыгып, кош батканда.

ТВ аша, «яңа гәҗит» укып,

Диваннарда кырын ятканда.

Кәнәгатлек хөкүм сөрә кебек,

Зарланулар әле калса да.

Машинада, космонават булып,

Аңламаган юлдан барса да.

Күрсәтәсе килеп, булмаганны,

Берәр ничек байлык тапмакчы.

Аю кебек, кереп өннәренә,

Шул байлыгын «суырып» ятмакчы.

Ярышулар — кыен узышулар,

Җиде якка таба чабыла.

Җинүче дә, җиңелүче дә юк,

Бар ярышлар шулай ябыла.

Иман килә кебек, якынаеп,

Иртән булса, кичен югала.

Урнашырга кереп күңелләргә,

Әле hаман, урын юк аңа.

Югалмыйдыр, була алмаганнар,

Әрәм белән исраф тиңдәшләр.

Ак болыттай, нигә үтә гомер,

Яшәргә дип җиргә килгәчтән.

Шигырь юлында

Язам әле, килгән уйны,

Онытылыр дип, югалыр.

Хәтерләрне яңартырга,

Шигырь итеп юлларын.

Алар минем догаларым,

Фикерләрем җырларым.

Тормышымның юлларында,

Нинди хәлдә булганым.

Алар минем дәлилләрем,

Нинди юлдан барганым.

Җилләр дә таралыр әле,

Шигырь булып калганын.

Алар минем мөнәҗәтем,

Киләчәккә карашым.

Булганнарны бар иде дип,

Килде язып каласым.

Алар әле сукмакларым,

Уралышлы, бормалы.

Кешенең имтиханы бит,

Аның җирдә булганы.

Әйтер сүзләр әйтеләләр,

Форсат булып сөйләргә.

Акырынлап барып җитәр,

Шигырь сүзен сөйгәнгә.

Кагазь саклар «хәтерендә,»

Күчәр өчен телләргә.

Уйларыңны тапшыру ул,

Шигырь укый белгәнгә.

Чишмәме ул, коемы ул,

Аннан сулар эчкәннәр.

Озагырак яши хисләр,

Шигырләргә күчкәннәр.

Шигырләрем

Дусларымнан якын кебек була,

Бер ялгызым калган чакларда.

Сүнмәсенгә күңел учагына,

Соңгы утыннарны якканда.

Шытып чыгып, кайсы онытылып,

Туып тора алган шигырләрем.

Ишеткәндә ышанмаслык кебек,

Шигырь белән кеше тилергәнен.

Бер мизгельдә үсеп чыккан гөлдәй,

Я булмаса шолмлы моңнардай.

Тугырылыкның бер үрнәге кебек,

Гомерлеккә бергә булгандай.

Агач бөреседәй туып… хәзер,

Тутык алмас булган тимерләрем.

Батмас өчен биек дулкыннарда,

Диңгезләрдә тоткан шигырләрем.

Белмичә дә аның ни икәнен,

Гомерләрем буе мин эзләдем.

Мин аңладым бераз соң булса да,

Алар булган икән шигырләрем.

Язганнары — димәк язмыш булган,

Соңармадым әле соңармадым.

Хисләремне таратучы белән,

Бүгеннәрем бергә булалганым.

Шанельме ул

Шәп шигырьләр нинди була,

Җыр сораган сүзләрме ул.

Яшерергә мөмкин булмый,

Әйтә алган серләрме ул.

Шома, матур, сүз тезмәсе-

Такмак кебек булганмы ул.

Ялгыз күңел, ял итәрлек,

Ябынырлык юрганмы ул.

Агып чыккан хисләр белән,

Уйлар белән аралашкан.

Әллә инде үткәннәргә,

Күңел тарту яңа баштан.

Чиертүме күңелләрнең

Ничкә булган кылларына.

Тартылумы җебен тоеп,

Анекдоттай булганына.

Эчемлекме бокалдагы,

Тавармы ул базардагы.

Тормыш юлы узылганда,

Укыр өчен таба алганы.

Затлы булган букетмы ул,

Әллә, төрле хушбуй исле.

Төрле сортлы, бик сыйфатлы,

Кайберләре -* шанель* төсле.

Чит илдә

Тормышлар чуалган, чуалган,

Кемнәр соң хыялдан туя алган.

Төшләрнең матуры кергәндә,

Кемнәр соң шатланып уянган.

Күңелләр тартыла еракка

Чит җиргә, нигәдер чит илгә.

Ялларын итәргә китәләр,

Алдан ук хәстәрләп чит илгә.

Чит илдә «дошманнар» оясы

Көн саен шул сүзне сөйлиләр.

Чит илгә тартыла күңелләр,

Үз илен әллә соң сөймиләр.

Тормышлар башкача булганга,

Тансыкмы, әллә бар көнләшү.

Узышу, ярышу аермый кешене,

Гадәти әйберме, берләшү.

Чит илләр баерак яшиме

Әйберләр сыйфатлы әллә соң.

Үкенми чит илдә булганнар,

Кемнәр соң барысын аңласын.

Барамы алар соң алдарак,

Офыкны иртәрәк ачалар.

Бәрәкәт дигәне, дөньяның

Безләрдән әллә соң качалар.

Чиге, чамасы

Чиксезлекне кемнәр ничек аңлый,

Кайда, нинди була чикләре.

Чигеме ул, якты озын көннең,

Кояш баеп килгән кичләре.

Чиксез буламы соң яратулар,

Кинәт кенә алар өзелсә.

Кая китә чәчәк матурлыгы,

Тапталынса… яки өзелсә.

Чикне узсаң тагы ниләр көтә,

Кайсы якка юллар үзгәрер.

Ак май микән, синең күңелеңә,

Сабыр булып җирдә түзгәнең.

Чама сүзе, чикләр билгесеме,

Язылмаган олы канунның.

Даруымы, тынычлыгы булып,

Адашмыйча калган җаныңның.

Гамәлнең дә чамалары булыр,

Гөнаhларның, хаттә савапның.

Кадерләүнең хакы, күләме ул,

Җирдә яшәүләргә җавапның.

Аңлау нинди, шундый фикер туа,

Чикләре дә — шунда чамасы.

Гыйлем генә чиксез җиһандай,

Калепләргә, шуны саласы.

Чакырымнар

Ераклаша барып чынбарлыктан,

Хыялларда калып теләкләр.

Гамәлләргә әйләнерлек булып,

Чыга алмый хисләр йөрәктән.

Аралашып, әллә үткән белән,

Алда юллар томан, тузанлы.

Бар адымнар уйлар уртасында,

Хыялларда гына узармы.

Буыннарның күреп дәвамнарын,

Югалгандай булып, урының.

Аңлау килеп, инде төзәтергә,

Мөмкинлеге инде югының.

Алдандыра теләмәгәндә дә,

Була алмаганны, телисең.

Тыңлаучылар инде кимесә дә,

Хыял сүзен һаман сөйлисең.

Үз агымы ахыры язмышларның,

Тоташ елга алар булалмый.

Ниятләре теләкләрдә кала,

Гамәләрен кала, кыла алмый.

Көзе юллар кебек, узар өчен,

Таныш кебек алар булса да.

Адымнарың акырыная бара,

Ашыктырып юллар торса да.

Чаба ул чаба

Поезд чаба, әллә йөгерә ул,

Тимер юллар кала сузылып.

Алдагылар якыная барып,

Акырынлап бара узылып.

Саубуллашу әллә очырашуга,

Тимер юллар алып баралар.

Шакылтаучы тәгәрмәч тавышын,

Урман кырлар озатып калалар.

Сәгать тавышларын хәтерләтеп,

Чакырымнары шулай санала.

Якынлашу ераклашу кебек

Хисләр туа, хисләр яңара.

Алып китә әллә еракларга,

Кире кайталмаслык якларга.

Борылышы итеп язмышларның

Якын кеше булып ятларга.

Поезд чаба корыч юлларыннан,

Ашыктырып күпме язмышны.

Ашкынулар гомер буе шулай,

Туктый алмау, әллә ялгышмы.

Хыял дөньясында

Яши яши, хыял дөньясында,

Хыялый да булып калырсың.

Ничек итеп айный алырсың да,

Чынбарлыкны күрә алырсың.

Күмеләбез хыял болытына,

Сөю диеп яки… сөелеп.

Әйтерсеңлә яшәү мәгәнәсе,

Хыял булган өчен сөенеп.

Булмаганны, булган кебек тоеп,

Күрмәгәннәр күренер кебек.

Теләкләрең бүген, йә иртәгә,

Бәхет белән үрелер кебек.

Таңнар атса, синең өчен кебек,

Соның өчен, сайрый кошлары.

Тоташ яздан, жәйләрдәнме әллә,

Булмагандай кебек, кышлары.

Кочагына ала безне хыял,

Ычкындырмый тота җибәрми.

Булдыра алмый, хыяллангангамы,

Чынбарлыкка кеше килә алмый.

Хуплыйбыз

Бигерәк түземле кебек без,

Әллә курыкаклармы соң.

Гомерлеккә җигеп куйган,

Үшән югыртаклармы соң.

Алга диеп, кычкырабыз,

Утырабыз, йоклыйбыз.

Чишендерә башласалар,

Ярар диеп, хуплыйбыз.

Дус түгелне күтәрәбез

Юк, без аны екмыйбыз.

Безне ни кыландырса да,

Риза булып, хуплыйбыз.

Иң начары — булышабыз,

Мыскыл итүчеләргә.

Яшәештә бар гамәлен,

Мылтык итүчеләргә.

Ялагайлык кына түгел,

Ахмаклыкка якынлык.

«Ир ат» дигән- андыйларга,

Якын кебек «хатынлык.»

Үзен үзе сакламаган,

Яши алмый, туктый ул.

Әжәленә разый булып,

Үз үлемен хуплый ул.

Хуҗасызлар

Халык агымында төрле кеше,

Җүнлеләре бардыр юньсезе.

Язып куелмаган бер җиренә.

Маңгай күзле, күңел күзсезе.

Эндәшмәсә барсы бер тигездәй,

Ягымлысы, усал сүзлесе.

Чагылдырып алмаганда кинәт,

Кайвакытта торымыш көзгесе.

Әйткән сүзе яки кыйланышы,

Ярып сала, яшерен серләрен.

Яратмыйча кемне, хурлаганы,

Качып кына, кемнән көлгәнен.

Авырдыр ул, кеше сөймәгәндә,

Бу дөняда урын тапмасаң.

Бар тормышың бер чүмәлә булып,

Көндә шул сукмакны таптасаң.

Тышауланган җан иясе кебек,

Атлый алмый гына, уртлыйсың.

Акырынлап, күнегелеп китеп,

Кеше булудан да туктыйсың.

Этләр өрә, эше шундый булгач,

Өрмәгәне, эт тә була алмый.

Хуҗасызлар, җирдә яшәсә дә,

Ихатада, хәттә куна алмый.

Хисләр сандыгы

Шигырь сүзе ташка басылгандай,

Агып, тамып калып күңелдән.

Киләчәккә бер истәлек булып,

Гади кебек булган бүгеннән.

Хисләр кала аның юлларында,

Сизелмичә генә үрелеп.

Яшеренеп, югалудан курыкып,

Укыганда гына күренеп.

Тере килеш сакланалар кебек,

Күңелләрдә туган фикерләр.

Алар калыр язмыш дәвамыдай,

Ә вакытлар, узып китерләр.

Гади генә сүз тезмәсе булып,

Үлмәс сүзләр, күпме язылган.

Мирас булган, хисләр сандыгын,

Табып була тарих «базыннан.»

Җырлар булып алар таралса да,

Эчтәлеге кала, асылда.

Шигырь туа шуңа күңелләрдә,

Туган хисләр исән калсынга.

Хәтер көче

Онытылмый яшьлек онытылмый

Искә төшә, күптән үтсә дә.

Ак карлары, яшел, чирәмнәре,

Эресә дә, күптән кипсә дә.

Хәтер, сандыгында яткан кебек,

Югалудан качып, сакланып.

Вакыт белән тыгыз аралашып,

Кадерләнеп, бераз акланып.

Суынмаган кебек җылы хисләр,

Бүген әле канат кагардай.

Еракларда калган, сагынылган,

Сукмакларны эзләп табардай.

Әллә мәрҗән, әллә тере хисләр,

Үртәгәндәй, күңел түрендә.

Ерак түгел синең үткәннәрең,

Яннарыңда диеп, бүген дә.

Серле кичләр, күбәләкле җәе,

Хәтер сандыгына күчкәнгә.

Онытырга уйлама син, диеп,

Кайвакытытта кереп төшләргә.

Сагынумы, әллә шатланумы,

Шундый язмышларың булуы.

Хәтер аша, гомерең байлыгы,

Искә төшеп, дәшеп торуы.

Өелә таулар булып

Тынычта, тыныч түгел дә,

Дөнялар бүген әле.

Татар булып калам hаман,

Татарин түгел әле.

Телем дә бар, динем дә бар,

Карыйм кая барганны.

Кызганам да, яши- яши,

Татар булмый калганны.

Телсезләнеп, юнсезләнеп,

Кыюлану, онтылу.

Көтә кебек күбебезне,

Акырынлап юк булу.

Ризыклар буталганнар,

«Балык түгел, ит түгел».

Харам кебек бәйрәм, ашлар,

Инде күптән, чит түгел.

Ак кара бергә кушылса,

Ак жире кала микән.

Үзебез шундый булганга,

Ул шулай бара микән.

Кеше саен вак гөнаhлар,

Өелә таулар булып.

Барысы җыелып, шартлап,

Кайталар, яулар булып.

Кыш бабай бүләге

Теләкне сораучы да юк,

«Бүләк» не тараталар.

Караттыра алмаганда,

Мәҗбүрләп караталар.

Бай булган безнең үткәннәр,

Күпме булган ханнары.

Мәчетләре, шәhәр саен,

Ул вакытта салганы.

Патша, совет Кыш бабае,

Юмарт… «бүләк» тарата.

Конфеткә әллә кызыгып,

Халык бәйрәм ярата.

Булганнары югалалар,

Бабай безне алдый шул.

Аңа шулай ышанганга,

Башка юллар калмый шул.

Үткән буыннарыбыз бит

Юкка каннар түкмәгән.

Үзен өстен куйган белән,

Бергә бәйрәм итмәгән.

Менә шулай торабыз без,

Бер урында таптанып.

Булдырабыз, алга диеп,

Бетмәсбезме тапталып?

Хәерлеме

Хәерлеме аткан һәрбер иртә,

Теләнәме, шундый теләкләр.

Гади сүзләр дога буламы соң,

Чыкмаганда ихлас йөрәктән.

Барыбызга бер үк кояш карый,

Бер вакытта ата таңнары.

Кемгә нинди өлеш тия ала,

Кешеләрдән тора, калганы.

Хәерлеме илдә әфәт барса,

Бәйрәм өчен бармы сәбәпләр.

Берәм, берәм гомер өзелгәндә,

Туктаганда, көндә сәгатьләр.

Хәерлеме, берни кылмаганда,

Кушканнарның хәттә берсен дә.

Исраф була савап дигәне дә,

Кылынганга кеше күрсенгә.

Хәерлеме, гыйбәдәтсез яшәү,

Аллаһ диеп, сүздә кулланып.

Нәфес белән курыку арасында,

Ятлар карышында колланып.

Хәер булса безнең күңелләрдә,

Тамчысы хет булса — артырлык.

Еллар, юллар хәерледән булыр,

Тормыш арбаларын тартырлык.

Хасрәт

Акырын гына акыл килә кебек,

Акырынлап телләр чишелә.

Әйтер сүзләр бөреләнә башлый,

Язлар килеп әллә «тишелә.»

Уянгандай халык йокысыннан,

Як ягына карап көрсенә.

Кемгә сорауларны бирергә соң,

Дәүләткәме, әллә күршеңә.

Кара болыт күктә куерганда,

Дөнья малы җансыз бер өем.

Салкын, караңгылык уртасыдай,

Бәрәкәтсез калса зур өең.

Гарасәтме, олы хасрәтме,

Алда көтеп тура сагалап.

Булмый, хәзер көрәшүләр өчен,

Атлар тотып, атлар дагалап.

Заман башка, чире даруларсыз,

Ышануны артта, калдырып.

Алга диеп, кая барабыз дыр,

Булган күперләрне яндырып.

Канун хәзер үзе тавар кебек,

Барысының, язгач хакы бар.

Сатучы бар — аны язучылар,

Кирәк икән, тотта сатып ал.

Кешесенә карап, балы мае,

Кешесенә карап, өч иман.

Кемдер ауный, симерүе ашкан,

Бер корсакка хаттә биш диван.

Имтиханы ахыры бу халыкка,

Алга таба кая барырга.

Тәүбә итеп юлны төзәтергә

Ә кемгәдер, адашып калырга.

Хак юл

Татар булу, исем генә түгел,

Булу кирәк күңел эчендә.

Чагылучы көзгедәге кебек,

Гомер буе, яшәү көчендә.

Исраф итми биргән язмышыңны,

Хөрмәт итеп, үткән буынны.

Онытмыйча иң беренче тапкыр,

Чишмәләрдән эчкән суыңны.

Барыбыз да, өлешләре булып,

Буыннарның саклап килгәне.

Аңламыйча гомер узып китеп,

Була күрмик милләт имгәге.

Бозылмыйча яки югалмыйча,

Кала алу безгә йөкләнгән.

Алданмыйча вакыт шаукымына,

Сабак алыйк, сабак үткәннән.

Безнең эшләр-юллар киләчәккә,

Яңа буын өчен салырга.

Саклый алып иман, телебезне,

Татар булып җирдә калырга.

Үз йөзеңә башта кадер булсын,

Ышыкланмый башка затларга.

Аклау да юк, хөрмәт була алмый,

Безгә биргәннәрне сатканга.

Үзеңне тану

Милләт сүзе аерылган кебек,

Туган телдән, тирән тамырдан.

Төрлечәрәк аңлау булгангамы,

Яман сүзләр аңа тагылган.

Горурлыкны, өстен кую диеп,

Эндәшмәүгә тамга — сабырлык.

Буыннарга алда, юлы бармы,

Туган милләтендә калырлык.

Бүлешәбез нәселебез белән,

Тараткандай күрше, dусларга.

Мактаганга, конфет вәгъдә итеп,

Шул ук дуслар безгә кушканга.

Кире кайтмый торган югалтулар

Тәүбәләр дә, ярдәм итмәслек.

Вакыт булса аны төзәтерлек,

Кеше гомере генә җитмәслек.

Тел белүдә генә түгел хикмәт,

Алга таба буын югалу.

Атлар җигеп олы юлга диеп,

Икеләлеп, кабат тугару.

Үтәмичә, алган васиятне,

Саклый алмау безгә биргәнне.

Аңламыйча, әллә санламыйча,

Ни өчен дип җиргә килгәнне.

Үз акылың

Безне җирдә ниләр йөретә соң,

Ниләр безгә юллар күрсәтә.

Ихтибардан күпме читтә кала,

Бик якыннан кайчак күрсәк тә.

Сиңа кызык, башкаларга яттай,

Чит фикерләр, сиңа ябышмый.

Кеше, халәтенә үзе хуҗа,

Сырхау, сәламәткә сабышмый.

Бер үк әйбер, бер ук сыйфатында,

Кемгә бушлык, кемне карата.

Гади кеше кебек булганны да,

Кемдер җирдә өзелеп ярата.

Кемгә мәчет Аллаh йорты булса,

Манара ул ялгыз — күпләргә.

Ялгызлыкта калу авыр сынау,

Маңгай тирен күпме түксәң дә.

Күрә алу, җиhан чиксезлеген,

Булганлыгын аның хуҗасы.

Аңлый алсаң барыр юлларыңны,

Тыныч күңел белән узасы.

Акылны бит сатып алып булмый,

Мөмкин түгел, аны алышу.

Котылуда, көтелмәгәннәрдән,

Үзе акылыңа ябышу.

Урам коесы

Кое суы чишмәләрдәй салкын,

Эчкән чакта тешкә йөгерә.

Тирәнлекне аңлый алыр өчен,

Карап була аның төбенә.

Кое туры, кое тирәләре,

Такыр була аның яннары.

Кышларында бозлар катканда,

Бер хуҗасыз булмый калганы.

Кое суы, тәме чишмәнеке,

Тирәнлектә бергә ятканга.

Коеларны алыштырып булмый

Яңа чишмәләрне тапсаң да.

Чишмә суы тәбигаттә була,

Ә коелар, кеше янында.

Кое суларыннан эчкән чәйләр,

Каладыр ул кеше канында.

Уңышлар ае

Уразалар көне рамаданда,

Яңа айлар кабат туганчы.

Гыйбәдәттә, догаларда булып,

Бу аебыз тәмам булганчы.

Уразалар даими тотылса да,

Аларның да була соңгысы.

Саубуллашу уразасы булып,

Гомереңнең соңгы елгысы.

Быелмы ул, әллә алдаракмы,

Кемнәр күрә, кемнәр белә ала.

Ният кылып, кемнәр әле җирдә,

Соңгы уразага керә ала.

Өмет белән җирдә яшибез бит,

Озын гомер һаман сорыйбыз.

Күңелләргә карыйсылар килми,

Булмасларны һаман юрыйбыз.

Менә тагын сынау алдында без,

Тикшерергә була үзеңне.

Гамәл белән дәлилләргә була,

«Әәмин» — дия торган сүзеңне.

Тыеп карап була, нәфесеңне,

Буш сүзләрдән тыеп телеңне.

Тыныч кына күңелеңне тоеп,

Бесплатный фрагмент закончился.

Купите книгу, чтобы продолжить чтение.