6+
Дөнья матур. Татар телендә шигырьләр

Бесплатный фрагмент - Дөнья матур. Татар телендә шигырьләр

Объем: 48 бумажных стр.

Формат: epub, fb2, pdfRead, mobi

Подробнее

Кереш сүз

Кадерле дуслар!

Дөнья искиткеч матур. Гүзәллекне тик күрә белергә кирәк. Ә иң мөһиме — җир шарында беркайчан да сугышлар булмасын! Тыныч тормышта, иркен сулап, дус яшәсәк, бәхет һәм шатлык белән тулыр күңелләр. Оҗмах рәхәтлеге кичереп, Ходайга рәхмәтле булып, яшик җирдә, дуслар!

Балалар бакчасы

Балалар бакчасына көн дә

Мине итеп куялар.

Түзеп тор инде, дип,

Яратып алгач, калдыралар.

Кадерле кешеләрем

Һәрчак ашыгалар.

Әтинең дә, әнинең дә,

Мөһимерәк эше бар.

Елар идем, яшем чыкмый,

Кычкырсам, оят кешедән.

Барсы мине күзәтә

Ачык калган ишектән.

Зур адымнар белән

Кереп китәм бүлмәгә.

«Мин килдем, каршылагыз,

Әйдәгез, уйныйк бергә!».

Уен артыннан уен,

Бәләкәчләр күп, күңелле.

Барлык хәсрәтләремне

Мин оныттым, шикелле.

Рәхәтләнеп йокладык,

Тәмле итеп, сыйлангач.

Рәхмәт барысына да,

Безне яхшы карагач.

Бик озак түздем,

Сагындым әти — әнине.

Вакытны белмим шул,

Өйрәнмәдем әле сәгатьне.

Кинәт, ишек ачылды,

Әнине күреп калдым,

Биш көн күрмәгәндәй,

Кочагына ташландым.

Иртәгә нәкъ шундый

Көн янә кабатлана.

Зурларча тормыш

Менә шулай башлана.

Серле курчаклар

Балалар бакчасыннан

Без өйгә таралышкач,

Ни эшли икән курчаклар,

Үзләре генә калгач.

Сүз дәштереп булмый,

Тыйнаклар инде бигрәк.

Эх, төнлә барып,

Күзәтәсе иде әзерәк.

Мөгаен, пыр тузып,

Кычкырышып, йөгерәләр.

Бездән күреп, шым гына,

Мөгаен, барсын өйрәнәләр.

Без иртән килүгә,

Акыллы итеп утырып,

Бер ни дә булмагандай,

Кинәт калалар тынып.

Егылсам, еламыйм

Дуслар белән уйнарга

Ашыгып йөгергәндә,

Очып, барып төшәм,

Тагын яра тезләрдә.

Мин, егылсам, сиздермим,

Бик килсә дә еласы.

Бәлки, мине тәрәзәдән

Күзәтәдер берәйсе.

Бер ни булмагандай,

Җайлап кына басам.

Аркамны туры куеп,

Мин алга барам.

Тирән мәгънәле сүзләрне

Үскәч кенә аңладым.

Егылу оят түгел,

Оят, адым ясамасаң.

Нәни дуслар

Мин бүген бай

Миндә кәнфит бар.

Берәү түгел, бишәү,

Сыйлыйм сезне, дуслар.

Беренчесе Айгөлгә,

Икенчесе Гөлназга,

Өченчесе Алсуга,

Дүртенчесе Чулпанга.

Таратып беттем,

Бишенчесе үземә.

Тәмлекәч авызда эри,

Әй рәхәт күңелемә.

Хәлең ничек, авылым?

Авылыма кайттым,

Эх, шат җырлый күңелем.

Озак күрешмәдек бит,

Саумы, ничек хәлең?

Әй, сагындым үзеңне,

Төшләремдә күрәмен,

Бәпкә үләнле тугайдан

Ялан аяк йөгерәмен.

Таңнарың, иртәләрең

Әле дә шулай матурмы,

Зәңгәр күлеңдә йөзгән

Аккошларың парлымы?

Кичен клубтан кайтканда,

Көлешәме егет — кызлар,

Гармун моңын ишетәме,

Тынып калган урамнар?

Киң иген басуларында

Гөрлиме комбайннар,

Җырлап, эштән кайтамы

Уңган савымчылар?

Ниләр уйлыйсың, авылым,

Яхшымы соң кәефең?

Авыл яме кешеләрдә,

Алар кулында киләчәгең.

Тырыш, авылым, тырыш,

Икенче сулышың ачылыр.

Килер вакыт, ышанам,

Барсы ал да гөл булыр!

Авыл тормышы

Уч төбендәгедәй күренә

Авылда яшәүченең тормышы.

Теге очта төчкерсә,

Бу очта ишетелә тавышы.

Синең һәрбер адымыңны

Кеше ярата күзәтергә.

Туры атлыйсыңмы, кыешмы,

Әзер гел гаепләргә.

Авылда «сарафан радиосы»

Бик яхшы эшли.

Үзе бер дә атылмый,

Хәбәрнең төрлесен сөйли.

Яшерә алмассың сереңне,

Уяу авылдаш һәрчак.

Барыбер барысы беленә,

Менә оят була азак.

Үзең булып кал,

Яшә үзең теләгәнчә.

Язмышың матур язылыр,

Уйларың булса изгелектә.

Качма да, яшеренмә дә,

Тыныч булсын сулышың.

Сокландыр бар халыкны,

Балкып торсын тормышың.

Россия халкы түземле

Салкын булса да, кышны

Сагынып, көтеп алабыз.

Ап — ак карлар яуса,

Яктырып китә дөньябыз.

Җылы кием киябез дә,

Йөгереп чыгабыз тышка.

Кышкы һава саф,

Димәк, бай кислородка.

Энҗе карлар ява,

Күпләп төшә күктән.

Атлауы рәхәт, җиргә

Йомшак келәм җәелгән.

Кояшта пешкән алмадай,

Алсуланып, яна битләр.

Суык чеметеп алса да,

Күтәренке кәефләр.

Кырык градуслы салкын,

Кемдер туңдырма ялап,

Үтеп китсә янәшәдән,

Беркем калмый аптырап.

Кышын өшетә, чыдайбыз,

Җәен интегәбез эссегә.

Россия халкы түземле,

Юк тиңнәр безгә.

Вәгъдәләр бирмә

Зәңгәр күктәге йолдызны

Алып бирермен димә,

Синең өчен хәтта

Айга менәрмен димә.

Диңгез төбенә төшеп,

Энҗе эзләрмен димә.

Биек кыя башыннан

Эдельвейс өзәрмен димә.

Сиңа гына багышлап,

Җырлар язырмын димә.

Синең өчен ташкынга

Сикерергә әзермен димә.

Мин сиңа дөньяны

Бүләк итәрмен димә.

Галәмнең бар байлыгын

Алдыңа салырмын димә.

Бәхет өчен күп кирәкми,

Җылы телим күңелемә.

Тик янымда бул һәрчак,

Яратып кара күзләремә.

Мичтә пешкән көлчәләр

Мөрҗәдән төтен чыга,

Димәк, ягылган мичләр.

Көлчә белән сыйлап,

Ипи пешерә әниләр.

Көлчә тәмен авылда

Белә һәр бала.

Ипи пешергән көнне

Зур бәйрәм була.

Утлы күмер өстендә,

Кызган табада ятып,

Нәни көлчәләр пешә,

Кояштай, алсуланып.

Табадан төшкән ризыкны

Көтеп торабыз, түзеп.

Эссе көлчә эләктергәч,

Суытабыз, аңа өреп.

Өстенә каймак ягып,

Тәмләп карыйбыз.

Искиткеч шәп,

Шатланып ашыйбыз.

Самовар җырлап утыра,

Әниебез ясый чәй.

Хуш исләр тарала,

Мичтә өлгерә ипекәй.

Мичтә пешкән көлчәләр

Кибеттә сатылмыйлар.

Эх, еракта калды инде

Бәхетле бала чаклар.

Рәхәт яши беләбез

Үәт, заманалар килде,

Тагын нәрсә күрербез?

Ашарга пешерәсе килми,

Рәхәт яши беләбез.

Зур тартмага салып,

Өйгә китереп бирәләр.

Җаның нәрсә тели,

Мөһим түгел бәяләр.

Элек мич ягарга

Утын кисеп интеккәннәр.

Хәзер газ да, ут та бар,

Ә пешерергә иренәләр.

Кешеләр мода куа —

Олы размерлы киемнәр.

Теләсәң күпме аша,

Күренми ич нәтиҗәләр.

Пицца ашап кына,

Яшьләр гомер уздыра.

Хәлләр яхшы, шәп,

Сау бул, матур фигура!

Кем белән дус булырга?

Бүре усал, куян куркак,

Төлке үтә хәйләкәр.

Ә бурсык әнисенә

Юкны — барны эләкләр.

Аю ярата урлашырга,

Кортларның очып киткәнен

Карап кына тора да,

Тотына бал ашарга.

Кабан дуңгызы теләми

Үзен үзе карарга.

Аңа кирәк, рәхәтләнеп,

Пычракта ятып аунарга.

Тиен уңай сыйфатлы,

Аны уңган диләр.

Ару — талуны белмичә,

Йөгереп, эшләр.

Тиен белән дуслаш,

Дип, әнисе өйрәтә.

Керпе тыңлый әнисен,

Киңәшләре яхшы бигрәк тә.

Акыллы кошлар

Өй алды яшел чирәм,

Бәпкәләр үлән чүпли.

Янәшәдә генә әти — әни

Балакайларын күзли.

Бала җанлы казлар да,

Бәпкәйләрен калдырып,

Бер адым ерак китмичә,

Үстерәләр, дулкынланып.

Бәпкә абынып егылса,

Янына йөгерә әтисе:

«Ни булды, бәпкәем,

Этәрдеме әллә берәйсе?».

Үзләре генә белгән

Телдә сөйләшәләр.

Бер — берсен аңлыйлар,

Казлар да хас кешеләр.

Каз гаиләсендә тәртип,

Су керергә китәләр,

Ата — ана алдан бара,

Артта тезелгән бәләкәчләр.

Әгәр куркыныч янаса,

Күктә күренсә карчыга,

Колачын җәеп, ана

Бесплатный фрагмент закончился.

Купите книгу, чтобы продолжить чтение.