Макталуга нигә мохтаҗ кеше, Йә булмаса, үзе мактана. Гел менәсе килә кебек аның, Мактау дип аталган тактага. Хөрмәт билгесеме, горурлыкмы, Аерым кешеләрне мактаулар. Ярыштырып җирдә, эшләгәндә, Берсен хурлап, берсен яклаулар.